Газны тоташтыру өчен 123 шәхси йорт милекчесе гариза биргән инде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче декабрь). Агымдагы елдан казанлылар догазификацияләү хезмәтеннән – торак пункттагы челтәрләрдән йорт урнашкан җир кишәрлегенә кадәр бушлай газүткәргеч төзүдән файдалана ала. Газны тоташтыру өчен 123 шәхси йорт милекчесе гариза биргән инде. Бу хакта бүген Instagram да туры эфир вакытында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде.
Торак пунктларны догазификацияләү программасы РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителде. Ул газ кермәгән йортлар милекчеләренең шәхси гаризалары нигезендә формалаша.
Гаризаны берничә ысул белән бирергә мөмкин:
объектның территориясе буенча «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖнең структур бүлекчәләрендә язмача;
электрон рәвештә «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ структур бүлекчәләре сайтында;
белешмәләр һәм документларны (торак йортка һәм җир кишәрлегенә документлар, ситуацион план, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирү паспорты, СНИЛС) күрсәтеп, структур бүлекчәләр адресына хат белән;
күп функцияле үзәктә;
РФ дәүләт хезмәтләре порталында;
connectgas.ru программасының рәсми сайтында
Газны кишәрлеккә кадәр үткәрү сроклары аның газ бүлү инфраструктурасыннан никадәр ерак булуына бәйле. Барыннан да тизрәк гамәлдәге газүткәргечләрдән 200 метр ераклыкта урнашкан җир кишәрлекләрендәге капиталь төзелеш объектлары тоташтырылачак, аларда тоташтыру өчен техник мөмкинлек бар, шул ук вакытта кулланучының газ куллана торган җиһазларының куәте сәгатенә 7 кубометрдан артмый.
Бу программага шулай ук бакчачылык ширкәте дә керә. Газ бакчачылык ширкәтләре чикләренә кадәр үткәреләчәк, ә эчке үткәрү һәм тоташтыру бакчачылык ширкәте хисабына башкарылачак. Газ үткәрүгә гариза бакчачылык ширкәте әгъзаларының берсе – капиталь төзелеш объектының милекчесе тарафыннан рәсмиләштерелә.
Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, программа тулысынча газ транспортлау бәясенә инвестиция өстәмә чараларыннан финанслана. Ул инде 2022 елга формалаштырылган, финанслау күләме 7 млрд сумнан артык.
Казанда йорт биләмәләренең 123 хуҗасы газны тоташтыруга гариза биргән инде. Әмма газ белән тәэмин итүгә, бакчачылык хисабыннан башка, тагын 136 йорт тоташтырылырга мөмкин. «Казанда һәм Татарстанда торак пунктларны газлаштыру программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. Бездә һәр торак пунктка газүткәргечләр җиткерелде. Аерым урамнар калды, нигездә, яңа төзелгән йортлар, алар әле газ белән тәэмин ителмәгән. Бу программа әлеге йортларга газ тоташтырырга ярдәм итәчәк», – дип билгеләп үтте Искәндәр Гыйниятуллин.