В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң якын күчмә теркәлү иртәгә Вишневка бистәсендә узачак
Чиплашкан этләрне бушлай күчмә теркәүне март аенда Татарстан башкаласында үткәрәчәкләр. Һәр хайван турындагы мәгълүматларны федераль мәгълүматлар базасына яки йорт хайваннарын исәпкә алуның халыкара стандартына кертәчәкләр.
Иртәгә, 15 мартта, күчмә теркәлү Идел буе районында узачак. Шәһәр хайваннарын Вишневка бистәсендә (Большая ур., 1а) кибет янындагы мәйданчыкта көтәчәк.
22 мартта Киров районы халкы үз хайваннарына документларны рәсмиләштерә алачак. Күчмә теркәлү Салават Купере торак районында Наил Йосыпов урамы, 9 йорт адресы буенча узачак.
Идел буе районы хуҗаларын хайваннары белән бергә 29 мартта Отар бистәсендә Калинин урамы 60а адресы буенча көтәчәкләр (Мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта).
Барлык адреслар буенча күчмә теркәлүләр 10:00 нан 14:00 кә кадәр узачак. Хуҗалар үз паспортларын һәм ИНН биреп, гаризаны тутырырга, шулай ук үз хайванының ветеринария паспортын күрсәтергә тиеш.
Операция алдыннан ветеринария табиблары хайванны тикшерәчәкләр, шуннан соң махсус шприц кулланып чип урнаштырачаклар. Микросхема үлчәме буенча дөге бөртеге белән чагыштырырлык, шуңа күрә ул хайванга бернинди уңайсызлыклар тудырмый, шулай ук куркынычсыз. Бөтен процедура якынча 15 минут алып тора.
Теркәлгән эт турындагы мәгълүматны сылтама буенча мәгълүмат системасында карарга мөмкин. Аңа керү мөмкинлеге «Дәүләт хезмәте» порталы аша авторизациядән соң дәүләт ветеринария клиникаларында күрсәтелә. Авторизацияне клиниканың ветеринария табибы башкара.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен +7(843)295-08-49 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, өч күчмә теркәүдә казанлылар 1017 эт чиплаган. Теркәлү Татарстанда 1 гыйнвардан мәҗбүри булды. Бу хайваннарның куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм аларны югалткан очракта эзләүне гадиләштерү өчен кирәк. Чара шулай ук халыкара күргәзмәләрдә һәм ярышларда катнашу мөмкинлеген бирәчәк.