Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.10.2022, 11:31

Казан халкы метрода «Мир» картасы белән смартфон аша түләгәндә ташламадан файдалана алачак

Акция 15 нче октябрьдә башлана.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче октябрь). 15 нче октябрьдән Казан халкы метрода йөргән өчен «Мир» илкүләм түләү системасы картасы белән бәйләнгән смартфон аша түләгәндә ташламадан файдалана алачак. Йөрү бәясе 7 сумга арзанрак булачак һәм 24 сум тәшкил итәчәк.

«Мир» картасының мәгълүматларын Android базасындагы смартфонга Mir Pay яки Samsung Pay мобиль түләү хезмәтләренең берсе аша алдан йөкләргә кирәк. Шул ук вакытта гаджетта NFC функция булырга тиеш. Тулырак нечкәлекләрне mironline.ru яисә картаны чыгарган банк сайтыннан белергә мөмкин.

«Безгә Казан җәмәгать транспортында сәфәрләрне уңайлырак һәм яхшырак итә торган техник карарлар кертү мөһим, – дип билгеләп үтте шәһәр Башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисе Әмир Сафин. - Әйтик, 2019 елның июленнән пассажирлар җәмәгать транспортында банк картасы ярдәмендә түли ала башлады. Казанлылар заманча һәм уңайлы түләү ысулын бәяләделәр, бүген пассажирларның 50% ы нәкъ менә шундый ысул белән түли. Ә мобиль түләү хезмәтләрен куллану метрода йөрүчеләргә өстәмә уңайлыклар тудырачак».

«Мир» түләү системасының продуктларын, цифрлы һәм технологик сервисларын үстерү буенча директоры Мария Точилова сөйләгәнчә, бу инде ТР башкаласында беренче генә акция түгел. «Узган ел шәһәр халкы һәм кунаклары «Мир» картасы белән түләнгән сәфәрләрдә 70 миллион сумга якын акчаларын янга калдырды, ә акция чорында җәмәгать транспортында илкүләм карталар белән түләүләр саны 3 тапкырга диярлек артты. Безнең яңа тәкъдим күп кенә казанлыларга юлда акчаларын шактый янга калдырырга мөмкинлек бирер дип ышанам», – диде ул.

Пассажирлар ташламадан 2023 елның 15 нче февраленә кадәр файдалана ала, дип хәбәр итә «Илкүләм түләү карталары системасы» АҖ матбугат хезмәте.
Барлык яңалыклар