Казанлыларны «ЭкоТолк» халыкара экологик диктантында катнашырга чакыралар – чара 24 октябрьгә кадәр үткәрелә. Акциягә төрле яшьтәге һәм әзерлек дәрәҗәсендәге гражданнар кушыла ала.
Быел диктант «Планета – безнең уртак йортыбыз» девизы астында уза һәм җир экологиясен саклауга һәм космик киңлекләрне үзләштерүгә багышланган. Катнашучылар үз белемнәрен дөньяның теләсә кайсы җиреннән тикшерә ала – ул махсус мәйданчыкларда да, онлайн-форматта да уздырыла.
Диктантны үткәрү тәртибе һәм шартлары проектның
Нигезләмәсендә һәм сайтында билгеләнгән. Катнашу өчен
сылтама буенча теркәлү узарга кирәк, дип хәбәр иттеләр Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында.
Беренче тапкыр еллык «ЭкоТолк» диктантын 2020 елда уздырдылар, ә аның төп мәйданчыгы МДУның Ботаника бакчасы булды. 2021 елда акция халыкара дәрәҗәгә чыкты – вакыйгада 120 дәүләт вәкиле катнашты.