Кайнар линияне йорт һәм җир кишәрлекләренә сорау арту сәбәпле үткәрәчәкләр.
Фото: Марат Мөгыйнов
Сорауларга Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте һәм Кадастр палатасы хезмәткәрләре җавап бирәчәк. Алар шәһәр читендәге күчемсез милекне сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә, әгәр җир участогы сак зонасында урнашкан икән, объектны ничек тикшерергә һәм тагы нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлатачаклар.
Кайнар линияне үткәрү республикада яшәүчеләрдән йортларга һәм җир кишәрлекләренә ихтыяҗ арту белән бәйле, дип билгеләп үттеләр Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Шалтыратулар 10:00 дән 12:00 гә кадәр +7 (843)255-25-71 телефоны буенча кабул ителәчәк.