В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр Ленин бакчасындагы фонтан янындагы халык мемориалына чәчәкләр сала башлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче октябрь). Казанлылар бүген Керчьта булган фаҗигадә һәлак булучыларны искә алдылар. Шәһәрлеләр Ленин бакчасындагы фонтан янындагы халык мемориалына чәчәкләр салдылар.
Казанлылар мемориал янында “Керчь, Казан синең белән!” дип язылган һәм фаҗига булган көллият фотолары төшерелгән берничә плакат калдырдылар. Ленин бакчасына килүчеләрнең күбесе – студентлар. Алар һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Искәртергә кирәк, бүген Керчь шәһәренең политехник көллиятендә берничә шартлау яңгырады һәм атыш тавышлары ишетелде. Рәсми мәгълүматлар буенча, 19 кеше һәлак булган, 52 кеше яраланган. Тикшерү комитетында ачыклаганча, уку йортында атучы 18 яшьлек студент булган. Тикшерү эшләре дәвам итә.