Агачларның күпчелек өлешен Биектау районына фермер хуҗалыгына алып киттеләр, ылыслы агачларның бер өлешен Казан ипподромына озаттылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль). Казан халкы кәҗәләргә һәм атларга азык буларак 3,5 тоннадан артык тере чыршы, нарат агачлары һәм чыршы ботаклары тапшырды. Ылыслы агачларны кабул итү буенча ел саен үткәрелә торган акция шәһәрдә гыйнвар аенда узды.
Биектау районының Пермяк авылыннан ерак түгел урнашкан Дилә Карабанованың фермер хуҗалыгына 3 тоннага якын агач илткәннәр. Фермада заанен токымлы ике дистә кәҗә яши, алар өчен чыршылар гадәти рационга бик яхшы витаминлы өстәлмә булды. Китерелгән чыршы һәм наратлар аларга март ахырына кадәр җитәчәк, дип хәбәр иттеләр Идел буе экология компаниясендә.
500 килограммнан артык авырлыктагы икенче «ылыслы» партия Казан ипподромына юл тотты – анда үз сыйларын атлар көтә иде.