В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкының соравы буенча акция 19 апрельгә кадәр озайтылган
Марат Мөгыйнов фотосы
Җыелган чималны эшкәрткәннән соң, аннан юлларга салына торган өслек ясалачак. Әлеге чималны Аккош күле янындагы паркны төзекләндерү эшендә кулланырга ниятлиләр – ул җәяүлеләр юлына җәеләчәк. Акция СИБУР компаниясе белән бергә гамәлгә ашырыла.
Шәһәр халкы яраксыз шиналарны махсус 10 җыю ноктасында калдыра ала. Аларның адресларын картада әлеге сылтама буенча табарга була.
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, акциядә катнашучыларның барысының да смартфон оту мөмкинлеге бар. Уен шартлары турында тулырак мәгълүматны проект сайтында табарга була.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр мәктәпләрендә шулай ук «Файдага булсын!/Ход пластиком» экология чарасы башланды. Ул 24 апрельгә кадәр дәвам итә. Укучылар кулланылган пластик шешәләрне һәм капкачларны җыя. Җыелган чимал шахмат фигуралары һәм «Аккош күле» урман паркы территориясендә урнаштырылачак яңа арт-объектны ясау өчен материал буларак кулланылачак. 20 июньгә билгеләнгән шахмат турниры акцияне йомгаклап, аңа нокта куячак.