В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атнада Татарстан башкаласында 352 бала дөньяга килгән
Фото: Денис Гордийко
Туган вакытта минималь авырлыктагы сабый 800 грамм булган, ә иң зур авырлыктагысы – 5230 грамм, дип хәбәр иттеләр Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә.
Казанлылар үз балаларына кушкан иң популяр исемнәр: Тимур, Гадел, Матвей, Макар, Ева, София, Алинә һәм Аделина, ә иң сирәк исемнәр – Сәфәр, Богдан, Иван, Марс, Ясмилә, Алиана, Кира, Теона.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе бүлекләрендә 412 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән.