Бәйрәм чарасы Татар китабы йортында узачак
Иртәгә Татар китабы йортында Халыкара туган тел көнен билгеләп үтәчәкләр. Барлык теләүчеләрне ачык микрофонга кушылырга һәм тамашачылар алдында шигырь сөйләргә чакыралар.
Бәйрәм 18:00 дән 20:00 гә кадәр узачак. Лирик әсәр белән рус, татар, башкорт, удмурт, мари һәм Россия халыклары вәкилләренең башка телләрендә чыгыш ясарга мөмкин.
Ачык микрофонда катнашу өчен сылтама буенча гариза тутырырга кирәк. Кунакларны һәм чыгыш ясаучыларны Островский ур., 15 адресы буенча көтәчәкләр.
2000 елдан башлап бөтен дөньяда ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 30 нчы сессиясе карары белән гамәлгә куелган Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Мәдәни һәм Тел төрлелегенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән бәйрәм чаралары бөтен дөнья буйлап уза.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында Халыкара туган тел көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар сериясе узачак. Алар арасында – проектлар тәкъдир итү, бәйрәм концертлары, иҗат кичәсе һәм башка мәдәни вакыйгалар.