В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада бөтен дөнья буенча 2 млрд.-нан артык кеше катнаша, 18 меңнән артык архитектура һәйкәле сүндереләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март). 30-нчы мартта «Җир сәгате» халыкара акциясе үткәрелә. Традиция буенча аңа Казан Мэриясе дә кушылачак – бу көнне бер сәгатькә Башкарма комитет һәм Ратуша биналарының яктыртылуы сүндереләчәк.
Акциядә теләгән һәркем катнаша ала – моның өчен бары тик 20.30 сәгатьтән 21.30 сәгатькә кадәр торак биналарны, гражданнарның тормыш иминлеген тәэмин итү белән бәйле булмаган электр җайланмаларын сүндереп торырга, шулай ук электр энергиясен куллануны киметүгә юнәлдерелгән башка чаралар күрергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, «Җир сәгате» – халыкара акция, аның барышында Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF), киләчәк планетага битараф булмаганлыктан, утны бер сәгатькә сүндерергә чакыра. Хәзерге вакытта бу планетадагы иң зур экологик акция булып тора. Чарада бөтен дөнья буенча 2 млрд.-нан артык кеше катнаша, 18 меңнән артык архитектура һәйкәле сүндереләчәк, дип хәбәр ителә «Җир сәгате»н оештыручылар сайтында.
Россиядә акция беренче тапкыр 2009 елда узды, чарада илнең 30 миллионнан артык кешесе катнаша. Россия «Җир сәгате 2019»ның темасы − «Табигать өчен җавап бир!».