В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Волонтерларга үтәлгән биремнәр өчен бүләкләр бирәчәкләр
Татарстан башкаласында яшәүчеләр «Язгы игелек атнасы» акциясенә кушыла ала. 21 мартка кадәр волонтерларга «Үз шәһәреңдә игелекле эш башкарырга», «Ветеранны туган көне белән котларга», «Фронтка хат язарга» кебек төрле биремнәрне үтәргә туры киләчәк.
Катнашуга ике яшь категориясендәге командалар чакырыла: 14 яшьтән 17 яшькә кадәр яки 18 яшьтән өлкәнрәк, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.
Ике атна дәвамында катнашучылар игелекле һәм файдалы эшләр башкарачаклар, бу аларга волонтерлык күнекмәләрен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Үтәлгән биремнәр буенча җыелган баллар нәтиҗәсендә җиңүчеләрне билгеләячәкләр, аларны бүләкләячәкләр.
«Язгы игелек атнасы»на кушылу өчен, сылтама буенча күчәргә кирәк.
Акция республиканың яшьләр эшләре буенча министрлыгы ярдәмендә Татарстанның иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге тарафыннан оештырылды.