В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Концепция авторлары шәһәрлеләрнең теләкләрен исәпкә алачак.
Фото: Денис Гордийко
«ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды һәм «Платформа» архитектура бюросы тарафыннан оештырылган сораштыру түбәндәге сылтама буенча үткәрелә. Казанлылар онлайн рәвештә визуализация кадрлары белән таныша, эскиз проектын өйрәнә һәм үз фикерләре белән уртаклаша ала. Концепция авторлары шәһәрлеләрнең теләкләрен исәпкә алачак.
Сквер быел төзекләндереләчәк, ул «Комсомолец» паркының дәвамы булачак. Эшләр тәмамланганнан соң, скверда яңа балалар мәйданчыгы һәм спорт белән шөгыльләнү өчен зона барлыкка киләчәк. Җәмәгать киңлегенең үзәк өлешендә фонтан урнашкан, ул торгызылачак, шулай ук күзәтү мәйданчыгы да җиһазландырылачак, ә кышын шугалак эшләячәк.
Җәмәгать киңлеге ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы хөрмәтенә аталган. 1921 елның көзендә беренче дәүләт универсаль төзелеш конторасы төзелә. Соңрак аның базасында Татарстанда иң эре Дәүләт төзелеш оешмасы – «Татстрой» барлыкка килә, анда 10 меңгә якын кеше эшләгән. Скверның керү төркеме янында «Не каждому дано так щедро жить – на память людям города дарить» дигән язулы төзүчеләргә багышланган тематик скульптура барлыкка киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, сквер концепциясен башка җәмәгать киңлекләре белән бергә Казан Мэры Илсур Метшинга тәкъдим иттеләр. Быел шулай ук «Салават күпере» микрорайонында парк төзү буенча эшнең икенче этабын дәвам итү, Бишбалта бистәсендә Балыкчы бакчасын төзекләндерү һәм Нокса елгасы буенда «Светлая долина» паркын төзүгә керешү планлаштырыла.