В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халыкның әлеге белем бирү оешмасы өчен 15 апрельгә кадәр тавыш бирү мөмкинлеге бар
Денис Гордийко фотосы
179 нчы гимназия VIII Бөтенроссия «Уңышлы мәктәп – 2026» бәйгесе финалында Татарстан башкаласы данын яклап чыгыш ясый. Ярышлар 26–29 апрель көннәрендә Самарада уза. Казанлылар 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк халык тарафыннан тавыш бирү чарасында гимназиягә ярдәм итә ала.
Ярышларда әлеге белем бирү оешмасын «Уңыш координатасы» дип аталган команда тәкъдим итә. Гимназиягә тавыш бирү өчен, команданың видеочыгышы урнаштырылган пост астында реакция яки язма калдыру да җитә.
«Уңышлы мәктәп» бәйгесе Россиянең иң яхшы белем бирү оешмаларын берләштерә. Финалга чыгу – ул укытучылар коллективының профессиональлеген, идарә итү карарларының нәтиҗәле булуын һәм белем бирү мохитенең сыйфатын югары бәяләү, дип билгеләп үтте Казан Мәгариф идарәсе матбугат хезмәте.
Россия күләмендәге «Уңышлы мәктәп» бәйгесе 2016 елдан бирле үткәрелә. Ул илебез мәгарифенең күркәм кыйммәтләрен яңа алымнар белән берләштергән заманча мәктәп модельләре турында фикер алыша торган иң абруйлы һөнәри мәйданчыкларның берсенә әйләнде.