В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республика СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш үзәге ачык ишекләр көне үткәрә.
Фото: Денис Гордийко
Тестны бүген, 13 нче майда, 18:00 сәгатькә кадәр Н.Ершов ур., 65 адресы буенча тапшырырга мөмкин.
Республиканың башка шәһәрләрендә дә үзәкнең филиалларында ачык ишекләр көне үткәрелә, дип хәбәр итә медучреждение матбугат хезмәте. Адреслар исемлеген сылтама буенча карарга була.
Чара Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне алдыннан ВИЧ-инфекциянең таралуын тоткарлау максатыннан үткәрелә.
Бөтендөнья СПИДтан үлгән кешеләрне искә алу көне 1983 елдан башлап майның өченче якшәмбесендә уза. Ел саен дөньяда ВИЧ-инфекциянең 2 миллионга якын яңа очрагы ачыклана. Хәтер көне – йогышлы авырулардан саклану өчен куркынычсыз кагыйдәләрне үтәү һәм үз вакытында тикшерү узуның мөһимлеген искәртү мөмкинлеге.