В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрнең әйдәп баручы иҗат коллективлары Ленин исемендәге мәдәният сараенда концертларда чыгыш ясаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче сентябрь). «Казан яңгырашы» ачык музыка фестивале Татарстан башкаласында узачак. Ул 1-нче октябрьдә ачыла. Шәһәрнең әйдәп баручы иҗат коллективлары Ленин исемендәге мәдәният сараенда концертларда чыгыш ясаячак.
Фестиваль кысаларында шәһәрлеләр һәм Казан кунаклары Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera Казан камера оркестры, Татарстан Республикасының халык артисты Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры, Татарстан Республикасының атказанган артисты Анна Гулишәмбәрова җитәкчелегендәге «Яңа музыка» камера оркестры иҗаты белән таныша алачак.
Фестиваль 1-нче октябрьдә, Музыка көнендә, «Казан нуры» концерты белән ачылачак. 5-нче октябрь көнне Ленин мәдәният йорты сәхнәсендә La Primavera камера оркестры чыгыш ясаячак, ә 14-нче октябрьдә - «Яңа музыка», дип хәбәр итә мәдәният идарәсе.