Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.01.2025, 10:54

Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар «Восточный» полигонында экскурсиягә бара ала

Катнашучылар өчен шәһәр үзәгеннән автобус әзерләнәчәк

Пәнҗешәмбе, 23 гыйнварда, Казан халкы һәм кунаклары өчен «Восточный» полигонына экскурсия оештырылачак. Чара 13:00 тән 14:30 га кадәр узачак, катнашучылар өчен шәһәр үзәгеннән автобус каралган.

Вакыйгага кушылучыларны «Восточный» полигонының икенче картасы – шәһәрдә каты коммуналь калдыкларны саклау өчен соңгы мәйданчык белән таныштырачаклар. Картаның гомуми сыйдырышлылыгы — 1,6 млн тоннага кадәр калдык. Территориядә фильтратны чистарту һәм зарарсызландыру буенча заманча автоматлаштырылган станция урнаштырдылар, Россиядә әлегә аның куәте һәм технологияләре буенча аналоглары юк.

«Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК хезмәткәрләре калдыкларны җыюның махсус системасы турында сөйләячәк, шуның аркасында полигонда ис юк диярлек. Катнашучылар кошлар көтүен куркыту өчен махсус әзерләнгән лачыннар турында беләчәкләр. Шулай ук шәһәр халкы белән фильтратны һәм агынтыларны чистарту системасының ничек төзелүе турында да уртаклашачаклар.

Экскурсиягә теркәлү сылтама буенча мөмкин. Өлкәннәр озатуында вакыйгага алты яшьтән өлкәнрәк балалар да кушылырга мөмкин. Объект режимлы, шуңа күрә үзегез белән паспорт алырга кирәк.

Элегрәк мэр Илсур Метшин һәм журналистлар полигон эшенең ничек оештырылуы белән таныштылар. Бер елга мәйданчык Казаннан һәм Яшел Үзәннән 550 мең тоннага кадәр чүп кабул итә алачак, ә тәүлеккә – 1,8 мең тонна.
Барлык яңалыклар