В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ремонт эшләре Киров һәм Яңа Савин районнарында узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь). Казанның Киров һәм Яңа Савин районнарының кайбер йортларында су белән тәэмин итүне сүндерәләр.
Мәсәлән, Киров районында су бирү 3-нче июнь 9:00 сәгатьтән 4-нче июнь 5:00 сәгатькә кадәр Горький шоссесы, 100, 102, 103, 118а, 160, 160 корпус 1 адресы буенча туктатылачак. Бу ике суүткәргечне тоташтыру эшләрен башкару белән бәйле.
Моннан тыш, торба үткәргечне һәм бик арматурасын алыштыру эшләре аркасында 3-нче июнь 9:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр Яңа Савин районында түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Ф.Әмирхан урамы, 77, 79, 81, 83, 85, 85а, б, 89, 91, 91а, б, 93, 95, 97, б, в, 97а, 97, 101, 101, 103, 105, 105 корпус 2 һәм 3; 107, 109, 109а, 111 (170-нче номерлы мәктәп), 111 корпус, 1, Мусин урамы, 70, 72, 74, 74а (384-нче номерлы балалар бакчасы), 76, 78, 80, Чуйков урамы, 25, 25а, 27, 27а, 29, 29а, б, в, 31, 31а, б, 33, 33а (388-нче номерлы балалар бакчасы), 33б, в, г; 35, 35а, б, в, г, 35 корпус 1, 35а корпус 1, 37, 39, 39а, б, в.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерларны килгән гаризалар буенча урнаштырачаклар, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.