Казанның Идел буе районының Казан утары һәм Мирный бистәләрендә вакытлыча су булмаячак. Сәбәбе — күчерелгән суүткәргеч участогын үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру.
Су бирү 21 ноябрьнең 9:00 дан 22 ноябрьнең 11:00 гә кадәр туктатылачак, дип хәбәр иттеләр «Водоканал» МУПдә.
Сулы автоцистерналарны халык гаризалары буенча +7(843)231-62-60 телефоны аша урнаштырачаклар.