В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайнар линия 5 нче октябрьдә эшләячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы сентябрь). 5 нче октябрьдә Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «Хатын-кызлар игътибары» кайнар линиясе эшләячәк.
Сорауларны +7(843)236-00-71 телефоны буенча бирергә мөмкин булачак. Шулай ук хәбәрләр WhatsApp мессенджеры аша +7(939)345-37-50 номеры буенча кабул ителәчәк. Консультацияләр 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр үткәреләчәк, дип хәбәр иттеләр Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил аппаратында.
Кайнар линия Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән берлектә «Мәрхәмәт – Милосердие» ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлар берләшмәсе тарафыннан оештырылган.