Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче апрель). Татарстанда яшәүчеләргә бакчачылык һәм бакчачылык ширкәтләре мәсьәләләре буенча консультацияләр биреләчәк. Хокукый ярдәм дистанцион рәвештә күрсәтеләчәк.
Татарстанлыларның сорауларына ТРда Россия юристлары ассоциациясе вәкиле, ТР атказанган юристы Сергей Алексеев һәм Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты хезмәткәрләре – продукция җитештерү һәм эшкәртү технологиясе кафедрасы мөдире һәм профессоры Владимир Фомин һәм Валентин Шилов җавап бирәчәк.
Консультация сорап 28 нче апрельдә 8:00 дән 12:00 гә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар +7(843)500-00-76 телефоны буенча кабул ителәчәк.
Консультация 2 нче майда билгеләп үтелә торган Бөтендөнья бакчачылар көненә багышлана, дип хәбәр итә ТРда Россия юристлар ассоциациясенең матбугат хезмәте.