ТР Иҗтимагый палатасында кайнар линия 29 нчы июльдә эшләячәк.
Фото: Денис Гордийко
Республика халкына консультацияне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары бирәчәк. Белгечләр йөклелек чорында хатын-кызларга медицина ярдәменең нинди төрләре күрсәтелүе, нинди тикшерүләр үткәрелүе, авырлы хатын-кызларны акушерлык стационарларына җибәрү өчен күрсәтмәләр турындагы сорауларга җавап бирәчәкләр. Моннан тыш, йөклелек һәм бала табу чорында өзлегүләрне исәпкә алып, медицина ярдәмен күрсәтү тәртибе буенча консультацияләр алып булачак.
Кайнар линия 29 нчы июльдә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр +7(800)350-44-72 телефоны буенча эшләячәк. Шулай ук мөрәҗәгатьләр ТР Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе аша 29 нчы июльнең 10:00 сәгатенә кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.