В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Суд приставлары гражданнарны Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча барлык район бүлекчәләрендә кабул итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы ноябрь). Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 10 нчы ноябрьдә гражданнарны бердәм кабул итә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республика халкы мобилизацияләнүчеләрнең, башка махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның туганнарының суд карарларын үтәве турында сораулар бирә алачак. Шулай ук белгечләр күрсәтелгән категорияләрдәге гражданнарның срогы чыккан бурычларын кире кайтару белән бәйле булган кредиторларга консультацияләр бирәчәкләр.
Суд приставлары хезмәтнең барлык район бүлекчәләрендә 10:00 дән 18:00 гә кадәр кабул итәчәк. Моннан тыш, казанлылар консультация сорап Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсенә Яхин ур., 3 адресы буенча мөрәҗәгать итә алалар. Суд карарын үтәүче яклар вәкилләренең үзләре белән паспорт яки нотариаль рәсмиләштерелгән ышаныч кәгазе булырга тиеш.