В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрнең боз белән капланмый торган сулыкларында каурыйлыларның кышлавы кошларның сәламәтлеге начараю яки аларда имгәнүләр булу белән бәйле түгел.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче ноябрь). Татарстанда республика халкының күчмә кошлар җирле сулыкларда кышлый дигән мөрәҗәгатьләре ешайды. Гражданнар суда йөзүчеләрнең киләчәк язмышы өчен борчылалар.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре билгеләп үткәнчә, борчылыр сәбәп юк. Кошларның бер өлеше боз белән капланмый торган сулыклары булган шәһәрләрдә кышларга кала. Белгечләрнең күзәтүләре буенча, бу кошларның сәламәтлек торышы начараюы яисә имгәнүләр булу белән бәйле түгел. Әйтик, Казанда кошлар еш кына шәһәр сулыкларында уңышлы кышлый.
Әмма республика һәм аның башкаласы халкыннан, яраланган хайваннар табылганда, бу хакта Дәүләт комитеты белгечләренә телефон аша хәбәр итүләрен сорыйлар: (843) 211-66-94, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.