30 нчы декабрьгә кадәр Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсендә кайнар линия эшли.
Фото: Денис Гордийко
Мөрәҗәгатьләр кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең бердәм консультация үзәгендә +7(800)555-49-43 телефоны буенча кабул ителә (шалтырату бушлай).
Шулай ук Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсенә +7(843)273-34-85, +7(843)273-76-62 телефоннары буенча шалтыратырга була. Кайнар линия көн саен 9:00 дән 16:00 гә кадәр эшли, тәнәфес – 12:00 дән 12:45 кә кадәр. Ял көннәрендә мөрәҗәгатьләр 9:00 дән 17:00 гә кадәр +7(843)238-98-54 телефоны буенча кабул ителә.
Моннан тыш, идарәдә кулланучылар өчен консультация үзәгенең кайнар линиясе эшли, дип хәбәр ителә ведомство сайтында. Эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12:00 дән 13:00 гә кадәр) +7(843)221-90-16 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.
Белгечләр азык-төлек продукциясен сатып алу һәм сату кагыйдәләре, саклау шартлары һәм яраклылык сроклары, товарларның сыйфатына һәм куркынычсызлыгына куела торган норматив таләпләргә, кибеттә яраклылык вакыты чыккан имин булмаган продукт табылган очракларга аңлатмалар, рекомендацияләр бирәчәкләр.
Кибеттә сыйфатсыз продукт табылган очракта кулланучы сатучыга карата кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарда каралган таләпләрне бәян итеп дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Таләпләр канәгатьләндерелмәгән очракта, сатып алучы идарәгә 2006 елның 2 нче маеннан чыккан «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында»гы 52-ФЗ номерлы федераль закон таләпләре нигезендә каралачак мөрәҗәгать җибәрергә хокуклы. Мөрәҗәгатьне «Гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү» электрон формасы аша идарәнең сайтында яки почта адресына юлларга мөмкин: 420111, Казан, Большая Красная ур., 30.