Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.05.2023, 10:49

Татарстанда яшәүчеләргә балаларның милек хокуклары буенча консультация биреләчәк

Кайнар линия 1 нче июньдә эшләячәк

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче май). Татарстанда 1 нче июньдә балаларның милек хокуклары мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк. Республика халкына Татарстан Росреестры идарәсе һәм ТР буенча Роскадастр филиалы белгечләре консультация бирәчәк.

Кайнар линиядә бала пропискада булган фатирны сату үзенчәлекләрен, шулай ук балаларның милек белән нинди яшьтән идарә итә алуларын белергә мөмкин булачак. Моннан тыш, экспертлар килешүләр вакытында балаларның мәнфәгатьләрен кем яклый алачагын һәм ана капиталы ярдәмендә сатып алынган күчемсез милекне ничек рәсмиләштерергә икәнлекне сөйләячәкләр.

Казанлылар +7(843)255-25-71 телефоны буенча сәгать 10 нан 12 гә кадәр сораулар бирә алачак. Республика районнарында белгечләрнең телефоннарын сылтама буенча белергә мөмкин.

Иң популяр сорауларга җавапларны ТР Росреестрының рәсми ресурсларында урнаштырачаклар, дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Барлык яңалыклар