В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр район предприятиеләрендә буш эш урыннары турында мәгълүмат ала һәм кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче сентябрь). Казанның Идел буе районы халкын 18-нче сентябрь көнне вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыралар.
Шәһәрлеләр район предприятиеләрендә буш эш урыннары турында мәгълүмат ала һәм кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар буенча белгечләр белән киңәшләшә, дәүләт гарантияләре турында белә алачак.
Идел буе районындагы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 18-нче сентябрьдә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр «Кварт» кафесында вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак: Җиңү проспекты, 21. Керү һәм барлык хезмәтләр бушлай, дип хәбәр ителә ТР Дәүләт мәшгульлек хезмәте порталында. Белешмәләр өчен телефон: (843) 224-86-66.