В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Килүчеләр хайваннарның үзләренә пар эзләвен һәм гаиләләр төзүен беләчәк
«Замбези елгасы» зооботаника бакчасының яңа территориясендә 16 февральдә казанлылар өчен «Зоопаркта күрешү – мәхәббәт һәм ысуллар» дигән тематик экскурсия үткәрәчәкләр.
Экскурсовод хайваннар ничек пар эзләүләрен, бер-берсен күзләүләрен һәм гаиләләр төзүләре турында сөйлиячәк. Катнашучылар шулай ук партнерларны җәлеп итүнең төрледән төрле ысуллар куллануын – матур каурыйдан һәм катлаулы биюләрдән алып гадәти булмаган бүләкләргә һәм җырларга кадәр беләчәк.
Очрашу алдыннан шәһәр халкын тематик мастер-класс көтә, дип хәбәр иттеләр Казан зооботаника бакчасы матбугат хезмәтендә.
Экскурсия 11:00 дә башлана. Аны теләгән һәркем карый ала, зоопаркка керү билетын гына түләргә кирәк.
Килүчеләрне «Замбези елгасы» территориясендәге түгәрәк кибет янында Һади Такташ урамы, 120 адресы буенча көтәчәкләр.