Фото: Марат Мөгыйнов
Казанда «Йорт янында спорт» проектының язгы күнекмәләре дәвам итә. Бу атнада шәһәрлеләрне йөгерүдә, зумба буенча мастер-класста, дәвалау гимнастикасында, төньяк йөрешкә һәм башка спорт чараларында катнашырга чакыралар.
25 мартта 11:00 сәгатьтә Казан халкы бию фитнесына (сальсатион фитнеска) кушыла ала. Очрашу Рихард Зорге урамындагы 24 йорт янындагы мәйданчыкта планлаштырылган. 20:00 сәгатьтә шәһәрлеләргә ике төрле чара тәкъдим итәләр: «Акыллы фитнес» һәм көч күнегүләре. Теләгән һәркемне «Салават Күпере» ТК янында көтәчәкләр.
26 мартта «Үзәк» стадионы манежында функциональ күнекмәләр оештырачаклар. Башлана 8:00 сәгатьтә. Төньяк йөрешкә теләгән кеше Урицкий исемендәге паркта 9:00 сәгатьтә кушылырга мөмкин. 10:00 да Рихард Зорге урамындагы 24 йорт янындагы мәйданда шәһәрлеләргә зумба дәресләре тәкъдим итәләр. 11:00 дә шул ук мәйданда цигун гимнастикасы узачак. «Ракета» спорт комплексында «Сәламәт арка» дәресе оештырылачак.
27 мартта 9:00 сәгатьтә Горький исемендәге паркта төньяк йөреш буенча дәрес булачак.
Шимбә көнне, 28 мартта, йөгерергә чыгарга була. Казанлыларны Горький исемендәге паркта 8:45 тә көтәчәкләр. «Үзәк» стадионы манежында сәламәт арка өчен күнегүләр үткәрәчәкләр. 12:00 дә «Светлая Долина» торак комплексында шәһәрлеләр гомуми физик әзерлек күнегүләре белән шөгыльләнә ала. «Комсомолец» паркында зарядка булачак.
Атнаның йомгаклау чараларына – дәвалау күнекмәләренә һәм цигун гимнастикасына – Казанлыларны Кабан күле яр буенда 12:00 сәгатьтә көтәләр.
Җәдвалда үзгәрешләр булырга мөмкин, дип хәбәр итәләр Физик тәрбия һәм спорт комитетында.
«Йорт янында спорт» Телеграм каналында төгәл мәгълүматны күзәтеп барырга һәм чараларга язылырга мөмкин.