В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция Бауман урамында урнашкан «Сәгать» һәйкәле янында узачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Тест-мобиль 13:00 дән 17:00 гә кадәр Бауман урамындагы «Сәгать» һәйкәле янында эшләячәк, дип хәбәр итте оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, «Җиңү өчен тест» акцияләре февральдән июльгә кадәр Казанның ике мәйданчыгында – Бауман урамында һәм Горький паркында уздырылачак.
Проект гражданлык җәмгыятен үстерү өчен алынган Татарстан гранты акчалары хисабына гамәлгә ашырыла. Акцияләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге белән берлектә үткәрелә.