В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Зыян күрүчененең банк картасыннан 115 мең сум урлаганнар
Фото: Денис Гордийко
Ир-ат сату турындагы белдерүне бушлай белдерүләр сайтында тапкан. Сатучыдан сатып алу нечкәлекләре турында сорашкач, зыян күрүче үзенә җибәрелгән сылтама буенча күчә һәм түләү өчен банк картасы реквизитларын кертә. Шуннан соң казанлының картасыннан акчалар алына.
«Гвардия» полиция бүлегендә РФ Җинаять Кодексының 158 нче маддәсенең 3 нче өлешенең «г» пунктында («Банк счетыннан акча урлау») каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Интернет мәйданчыкларында товарлар сатып алганда, бигрәк тә түбән бәяләр һәм ташламалар эзләгәндә, мошенникларга юлыгырга мөмкин, дип кисәтәләр полициядә. Мошенниклар сатып алучыдан товар килгәнче акча күчерүне яки аны җибәргәнче алдан түләүне сорый ала. Шуннан соң алар элемтәгә керүдән туктыйлар яки буш посылка җибәрәләр. Мошенникларның хәйләләренә эләкмәс өчен, товарларны тикшерелгән интернет мәйданчыкларда гына сатып алырга, алдан ук бәяләмәләрне өйрәнергә кирәк.