Җинаятьче үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм зыян күрүченең исеменә кредитлар рәсмиләштерелүе турында хәбәр итә.
Фото: Денис Гордийко
16 нчы февральдә зыян күрүченең телефонына билгесез кеше шалтырата һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Аферист ир кешегә шәхси счетының кемдер тарафыннан ачылуы һәм аның исеменнән берничә кредит килешүе рәсмиләштерелгәнлеге турында хәбәр итә. Ул зыян күрүчене яңа кредитлар рәсмиләштерергә һәм акчаны «куркынычсыз счет»ка күчерергә кирәк дип ышандыра. 16-22 нче февральдә ир-ат җинаятьчеләргә 2 млн 299 мең сум акча күчергән.
«Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 4 нче өлешендә каралган «Бик зур күләмдәге мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды. «Сафиуллин» полиция бүлегендә әлеге җинаять кылуга катнашы булган затларны ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары үткәрелә», – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны аеруча игътибарлы булырга чакыра. Телефоныгызга шалтыратып туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга ашыкмагыз. Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк. Әгәр карта белән ниндидер операцияләр уздыралар дигән шик бар икән, әгәр дә аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килгән икән, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә. Смс-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.