В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аферистлар үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче гыйнвар). Казанда яшәүче мошенникларга ышана һәм аларга 600 мең сумга якын акча күчерә.
Зыян күрүче сүзләренчә, аның телефонына билгесез кеше шалтыраткан һәм үзен бер банкның хезмәткәре дип таныштырган. Ул казанлыга аның банк счетында шикле гамәлләр теркәлүен хәбәр иткән. Аферист зыян күрүчене «резерв счеты» булдырачагына, булган акчаларны саклап калу өчен әлеге счетка күчерергә кирәклегенә ышандырган. Мөрәҗәгать итүченең телефонына сөйләшкән арада, параллель рәвештә, «куркынычсыз» счет номеры язылган хәбәр килә.
Нәтиҗәдә, зыян күрүче җинаятьчеләргә картадагы барлык акчаларын алты тапкыр бүлеп күчергән. Бу хәлдән соң ир полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Россия Эчке эшләр министрлыгы, мошенниклык очраклары арту сәбәпле, халыктан игътибарлы булуларын сорый. Аферистларның хәйләләренә ничек эләкмәү турында KZN.RU порталы материалында укырга мөмкин.