Зыян күрүченең телефонына билгесез кеше шалтыратып, үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштырган.
Фото: Марат Мөгыйнов
Җинаять турындагы гариза «Гвардия» полиция бүлегендә кабул ителгән. Зыян күрүченең сүзләренә караганда, аңа таныш булмаган кеше телефонына шалтыратып, үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштырган. Аның исеменә кредит рәсмиләштерелгән дип җиткергән. Әлеге гаризаны гамәлдән чыгару өчен ир әңгәмәдәшенә телефонына җибәрелгән хәбәрләрдәге кодларны атаган.
Соңрак казанлы банк бүлекчәсенә мөрәҗәгать иткән, анда кредит рәсмиләштерелгәнлеген, акчалар таныш булмаган банк счетына күчерелгәнлеген җиткергәннәр. РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең «Мошенниклык» 3 нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Мошенниклык очраклары арту сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыктан игътибарлы булуларын сорый. Телефонга шалтыратып, туганнарыгыз турында мәгълүмат бирүче билгесез кешеләргә ышанырга ярамый.
Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, исәп-хисап торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк.
Карта белән ниндидер операцияләр ясалуы турында шик булса, аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны гадәттә картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрнамәдә күрсәтелгән номерларга шалтыратырга һәм хәбәр җибәрергә ярамый, моның өчен өстәмә түләү булырга мөмкин.