Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.04.2026, 13:01

Сак булыгыз, мошенниклар шалтырата! Казан шәһәрендә яшәүче 1,8 млн сумнан мәхрүм калган

Зыян күрүче мошенникларга СМС хәбәрдән кодны әйтеп биргән

Фото: Денис Гордийко

43 яшьлек ир-ат мошенниклар корбаны булган һәм 1,8 млн сум акчасын югалткан. Зыян күрүче мошенникларга СМС хәбәргә килгән кодны әйтеп биргән.

Полиция хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, казанлыга таныш булмаган телефон номерыннан шалтырату килгән. Шалтыратучы ир-атка аның исеменә посылка килгән дип әйткән һәм СМС хәбәрдәге кодны сораган.

Соңрак аның телефонына башка таныш булмаган номерлардан шалтыратулар килә башлаган, алар дәүләт органнары хезмәткәрләре буларак үзләрен таныштырганнар һәм ир-атның хисабыннан акча күчерергә җыенулары турында хәбәр биргәннәр. Акчаларын саклап калдыру өчен, ир-атны кредит алырга ышанычнамә тутырырга һәм акчаларны «имин хисапка» салырга күрдергәннәр.

Шәһәрле алдакчыларның күрсәтмәләрен үтәгән һәм 1,8 млн сумнан мәхрүм калган. Күпмедер вакыттан соң ир-ат мошенниклар корбаны булуын аңлаган һәм полциягә мөрәҗәгать иткән.

Әлеге вәзгыять буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсендә.

Полиция хезмәткәрләре СМС хәбәрдә килгән кодларны таныш булмаган кешеләргә әйтү, шалтыратулар буенча акча күчерү, кушымта йөкләү, карта мәгълүматларын чит затларга бирү гамәлләренең имин булмавын кисәтә. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм финанс оешмалары вәкилләре телефон аркылы мондый гамәлләрне таләп итми.

Исегезгә төшерәбез, «Минем Казаным» порталында кибермошенниклардан саклану чаралары буенча күрсәтмәләр бүлеге бар.

Барлык яңалыклар