В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Зыян күрүче мошенникларга СМС хәбәрдән кодны әйтеп биргән
Фото: Денис Гордийко
Полиция хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, казанлыга таныш булмаган телефон номерыннан шалтырату килгән. Шалтыратучы ир-атка аның исеменә посылка килгән дип әйткән һәм СМС хәбәрдәге кодны сораган.
Соңрак аның телефонына башка таныш булмаган номерлардан шалтыратулар килә башлаган, алар дәүләт органнары хезмәткәрләре буларак үзләрен таныштырганнар һәм ир-атның хисабыннан акча күчерергә җыенулары турында хәбәр биргәннәр. Акчаларын саклап калдыру өчен, ир-атны кредит алырга ышанычнамә тутырырга һәм акчаларны «имин хисапка» салырга күрдергәннәр.
Шәһәрле алдакчыларның күрсәтмәләрен үтәгән һәм 1,8 млн сумнан мәхрүм калган. Күпмедер вакыттан соң ир-ат мошенниклар корбаны булуын аңлаган һәм полциягә мөрәҗәгать иткән.
Әлеге вәзгыять буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсендә.
Полиция хезмәткәрләре СМС хәбәрдә килгән кодларны таныш булмаган кешеләргә әйтү, шалтыратулар буенча акча күчерү, кушымта йөкләү, карта мәгълүматларын чит затларга бирү гамәлләренең имин булмавын кисәтә. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм финанс оешмалары вәкилләре телефон аркылы мондый гамәлләрне таләп итми.
Исегезгә төшерәбез, «Минем Казаным» порталында кибермошенниклардан саклану чаралары буенча күрсәтмәләр бүлеге бар.