Видеокартаны сатарга теләп, Казан кешесе алдакчылар хәйләсенә эләгә. Зыян суммасы 16 мең сум тәшкил иткән. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
19 яшьлек зыян күрүче белдерүләрнең танылган сайтларының берсендә видеокартаны сатарга карар кылган. Бераздан игъланга электрон җайланма сатып алу теләге белән кыз җавап биргән. Ләкин моның өчен казанлыга сылтама буенча күчәргә һәм электрон форманы тутырырга кирәк булган. Виртуаль хаттагы «белдерүләр платформасы»ның калкып чыккан тәрәзенә егет банк картасы мәгълүматларын керткән. Шуннан соң аның картасыннан 16 мең сум күчергәннәр.
Идарә тармагында мошенниклар корбаны булмас өчен, таныш булмаган кешеләрдән килгән мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк, дип искәртәләр. Шикле сылтамалар буенча күчеп, таныш булмаган кешеләргә банк карталарыгыз һәм хисапларыгыз турында мәгълүматны бирергә ярамый.