Территориядә скверлар һәм бульварлар, балалар бакчалары һәм мәктәп булачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Проектлана торган территория 63,63 га мәйданны били. Төньяктан ул төзелеп килүче Вознесенский тракты белән чикләнә, көнбатышта Вознесенское торак массивына барып тоташа.
Документ нигезендә территориядә социаль, транспорт һәм инженерлык инфраструктурасы объектлары белән комплекслы торак төзү планлаштырыла. Мәсәлән, биредә сменасына 190 кеше кабул итүгә исәпләнгән поликлиника, 340 һәм 220 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы, 1224 укучыга исәпләнгән мәктәп, шулай ук аерым спорт үзәге барлыкка киләчәк.
Дүрт зона катлар саны төрле булган күпфатирлы йортлар төзү өчен билгеләнгән. Кайберләрендә кибетләр, даруханәләр һәм башка сәүдә объектлары, шәһәр китапханәсе һәм мәдәният-ял итү учреждениеләре урнашачак. Торак фондының гомуми мәйданы 182,9 мең кв. метрны тәшкил итә. Күпфатирлы йортлар янәшәсендә биш мини-сквер һәм өч бульвар төзекләндереләчәк.
Шәхси йортлар төзү өчен 14,1 га мәйданда 195 җир кишәрлеге бүлеп бирү каралган.
Торак массивта, беренчел мәгълүматлар буенча, барлыгы 6,72 мең кеше яши алачак.