Ир-ат махсус интернет-платформада гариза калдырган.
Фото: Денис Гордийко
24 нче гыйнварда зыян күрүче тиз арада акча эшләү турында белдерү күрә һәм махсус интернет-платформада гариза калдыра. Бераздан аңа билгесез ханым шалтырата һәм теркәү өчен 150 долларлык беренче кертемне түләргә кирәклеген хәбәр итә. Ир-ат әлеге гамәлләрне үтәгән, шулай ук махсус кушымта урнаштырган һәм шәхси исәп белән сәхифә ясаган. Шуннан соң мошенник ирне башка аферистка тоташтыра, тегесе дә үзен ирнең шәхси менеджеры дип таныштыра һәм барлык акчалата операцияләрне дә озата барачагын хәбәр итә. Шул рәвешле, мошенниклар күрсәтмәсе буенча, зыян күрүче 1,5 млн сумнан артык суммага ике кредит рәсмиләштергән һәм акчаны караклар күрсәткән счетка күчергән. Аферистлар элемтәгә чыгудан туктагач, ир полициягә мөрәҗәгать итә.
«Әлеге факт буенча «Сафиуллин» полиция бүлегендә җинаять эшен кузгату мәсьәләсе хәл ителә», – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны аеруча игътибарлы булырга чакыра. Телефоныгызга шалтыратып туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга ашыкмагыз. Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк. Әгәр карта белән ниндидер операцияләр уздыралар дигән шик бар икән, әгәр дә аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килгән икән, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә. Смс-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.