Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.05.2023, 11:47

Инвестицияләрдән акча эшләргә теләп, казанлы мошенникларга 500 мең сумнан артык акча күчергән

Ир-ат аферистлар реквизитлары буенча акча күчерү өчен 7 транзакция ясаган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы май). Татарстан башкаласында яшәүче 47 яшьлек кеше мошенникларның хәйләләренә эләккән. Матди зыян 553 мең сум тәшкил итә.

Зыян күрүче сүзләренчә, ел башында аңа таныш булмаган кеше шалтыраткан һәм инвестицияләр белән шөгыльләнергә тәкъдим иткән. Ир ризалаша һәм мошенниклар тәкъдиме буенча смартфонга кирәкле кушымта урнаштыра, анда шәхси кабинет булдыра. Хисапны тулыландыру өчен зыян күрүче явыз ниятлеләрнең реквизитлары буенча 7 тапкыр акча күчерә. Аферистлар тиздән акча аның хисабына күчәчәк дип вәгъдә итә, ә инвестицияләр суммасы «арткач», казанлыга акчаның бер өлешен инкассация аша кулына тапшыру өчен җибәрәчәкләрен хәбәр итәләр. «Инкассатор» зыян күрүчегә шалтыратып, аны мошенник дип атаган һәм трубканы ташлаган. Шуннан соң зыян күрүче үзен алдаганнарын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.

«Дербышки» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче өлешендәге «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча кузгатылган җинаять эше тикшерелә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, еш кына мошенниклар зыян күрүчеләргә шалтыраталар һәм сәүдә биржалары ярдәмендә акча инвестицияләргә тәкъдим итәләр. Моның өчен алар рәсми мәйданчыкларга охшаган сайтларның күчермәләрен ясыйлар һәм анда кешеләрне җәлеп итәләр.

Аферистларның хәйләләренә эләкмәс өчен, сак булырга һәм инвестицияләр кертергә тәкъдим ителгән сайтларны җентекләп өйрәнергә кирәк, һәм шуннан соң гына кыйммәтле кәгазьләр яки башка акцияләр сатып алу зарур.

Барлык яңалыклар