Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.12.2024, 17:51

Өй җиһазы сатып алырга теләп, Казанда яшәүче хатын-кыз 17 мең сум акчасын югалткан

Тоткарланучы зыян күрүчегә матди зыянны каплаган

Казанда яшәүче хатын-кыз белдерүләр сайтында җиһаз сатып алырга тырышып, 17 мең сум акчасын югалткан. «Вишневский» полиция бүлегенең җинаять эзләү хезмәткәрләре аферачының шәхесен ачыклаган, ул Новосибирскта туган 27 яшьлек кеше булып чыккан.

Бушлай белдерүләр сайтларының берсендә зыян күрүче урындыклар сатып алу белән кызыксынган. Сатучы шулай ук табышлы бәядән өстәл сатып алырга тәкъдим иткән. Ризалашып, хатын-кыз мошенник картасына 17 мең сум күчергән. Әмма товарлар сатып алучыга барып җитмәгән.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 2 өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүчегә карата читкә китмәү һәм тиешле тәртиптә булуы турында язылу буенча чик кую чарасы сайланган.

Мошенник зыян күрүчегә китерелгән матди зыянны каплады, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә.
Барлык яңалыклар