«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы март). Бу юлы Казанда мошенниклар тозагына 46 яшьлек ир-ат эләгә. Җинаятьче мебель җитештерү өчен станоклар сату тәкъдиме белән казанлыдан 240 мең сум акча алдап алган.
Зыян күрүче сайтта мебель ясау өчен ике тышлау станогы сату турында игълан күрә. Мошенник белән элемтәгә кереп, зыян күрүче заказның детальләре һәм түләү ысуллары турында сөйләшә. Барысы да дөреслеккә туры килсен өчен, аферист иргә станокларның эшен видео аша җибәрә һәм видеоязманың чынлыгын раслый. Аннары ул зыян күрүчегә товарны транспорт компаниясе аша, әмма һәркайсын аерым җибәрәчәген хәбәр итә. Берникадәр вакыттан соң ир-атның кәрәзле телефонына транспорт компаниясеннән заказның эшкәртүгә керүе турында хәбәр килә. Моны күреп, ир-ат җинаятьчегә 160 мең сум күчерә, шуннан соң аферист яңадан ир-ат белән элемтәгә керә һәм икенче станокны сатып алырга тәкъдим итә. Зыян күрүче риза була һәм мошенникның счетына 80 мең сум күчерә.
Икенче көнне ир заказның нечкәлекләрен белү өчен транспорт компаниясенә шалтырата, аңа аларның сайтында тиешле гариза рәсмиләштерелгәне, тик йөкнең аларга кермәве хакында әйтәләр. Мошенник белән элемтәгә кергәч, тегесе моны җиһазлар җибәрү белән бәйле проблемалар белән аңлата, ә бераздан бөтенләй элемтәгә чыкмый башлый.
«Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче өлеше тарафыннан каралган «Мошенниклык» җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. «Гвардия» полиция бүлегендә җинаять кылуга катнашы булган затны ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрелә», – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Мошенниклык очраклары ешаюга бәйле рәвештә, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Телефоныгызга шалтыратып туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга ашыкмагыз. Банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк. Әгәр карта белән ниндидер операцияләр уздыралар дигән шик бар икән, әгәр дә аның блокировкалау турында СМС-хәбәр килгән икән, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.