В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Савиново» полиция бүлегендә җинаять эше кузгатылган
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь). Казанда яшәүче хатын-кыз мошенниклар белән бәйләнә һәм 11 мең сумнан артык акча югалта.
Сентябрь ахырында зыян күрүче фатир арендаларга карар кыла һәм сайтта тиешле белдерү таба. Зыян күрүче торак хуҗасы белән килешү шартлары турында сөйләшә һәм түләү өчен сылтама ала. Хатын-кыз үзенең банк картасының реквизитларын күрсәткәннән соң, аның счетыннан 11 мең сумнан артык акча алына.
Полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатыла. Полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрне эзли, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР башкаласы идарәсе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, бушлай реклама сайтлары аша акча урлау мошенниклыкның популяр ысулларының берсе булып кала. Тикшерелгән ресурсларда һәрвакыт нинди дә булса товар яки хезмәт өчен эчке система аша, чит сылтамалар буенча үтмичә, түләү мөмкинлеге бар.
Статистика буенча, Татарстан халкы мошенникларга тәүлегенә уртача 10 млн сумга кадәр акча бирә.