В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
23 июньдә көндез терекөмеш баганалары +28-30 градуска кадәр күтәреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июнь). Синоптиклар Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләргә эссе ял көннәре фаразлыйлар. 23 һәм 24 июньдә көндезге сәгатьләрдә терекөмеш баганалары +30 градустан артык күрсәтәчәк. Әмма бу вакытта яшен һәм көчле җил көтелә.
Төнлә Казанда явым-төшем күзәтелми. Көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Һаваның минималь температурасы +13-15 градус тәшкил итәчәк. 23 июньдә көндез һәм кич белән урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен көтелә. Көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк, яшен вакытында җил тизлеген 15-18 м/с кадәр арттырырга мөмкин. Һава 28-30 градуска кадәр җылыначак.
Шимбәгә каршы төн Татарстанда явым-төшемсез булачак. Көндез һәм кич белән урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен көтелә. Көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк, яшен вакытында җил тизлеген 15-20 м/с кадәр арттырырга мөмкин. Төнлә һава температурасы +10-15 градус тәшкил итәчәк, көндез - +25-30 градус җылы, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Якшәмбе, 24 июньдә, республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшем күзәтелми. Көндез урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк, яшен вакытында тизлеге 17-22 м/с кадәр артачак. Төнлә һаваның минималь температурасы +12-17, көндез максималь температура +28-33 градус тәшкил итәчәк.