В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу хакта Совет районы хакимияте башлыгы Вишневка һәм Привольный халкы белән очрашуда хәбәр итте.
Фото: Казанның Совет районы администрациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июль). Бүген Казанның Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов Вишневка һәм Привольный бистәләрендә яшәүчеләр белән очрашты. Фиалковая урамындагы 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше һәм шәһәр белән бистәләрне тоташтыра торган автобус маршрутын оештыру фикер алышуның төп темалары булды.
Хәзерге вакытта Идел буе суды карары нигезендә, мәктәп төзелеше планлаштырылган Привольный бистәсендәге җир кишәрлегеннән йөкләмә алынган. Казан Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җир кишәрлеген муниципаль милеккә рәсмиләштерә һәм аны гомуми белем бирү учреждениесе төзү өчен формалаштыра. Исегезгә төшерәбез, яңа уку йорты берьюлы дүрт бистәдә яшәүчеләр өчен проблеманы хәл итәчәк – Вишневка, Яңа Вишневка, Привольный һәм Салмачы. Гомуми белем бирү учреждениесе төзелеше турында халык район администрациясе һәм Казан Башкарма комитеты вәкилләре белән берничә тапкыр фикер алышты.
Өстәмә рәвештә Казан мәгариф учреждениеләренә кадәр мәктәп автобусларын җибәрү мәсьәләсе хәл ителә, анда Вишневкадан һәм Привольныйдан балалар укый. Яз көне хәбәр ителгәнчә, бу ике бистәдә 2 меңнән артык бала яши, шуларның яртысы – 7 яшьтән 18 яшькә кадәр. Хәзерге вакытта әлеге бистә балалары укый торган мәктәпләр турында мәгълүмат гомумиләштерелә.
Мәктәп автобусы шулай ук Көектә укыячак балаларны да йөртер дип көтелә. Вишневка һәм Привольный бистәләрендә яшәүчеләр элегрәк балаларны Питрәч районы бистәсендә төзелә торган яңа мәктәпкә йөртүне оештыру теләген белдергән иде. Роман Фәтхетдинов хәбәр иткәнчә, әлеге мәсьәлә Казан белән күрше районнан килгән хезмәттәшләр белән эшләнгән. «Алгоритм» лицеена документлар 17-нче һәм 18-нче июльдә 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Көек бистәсе, 26-нчы квартал, 3 адресы буенча урнашкан «Алтын балык» балалар бакчасында кабул ителәчәк. Шуннан соң Вишневка һәм Привольный бистәләреннән килгән балалар саны билгеле булачак, аларның ата-аналары әлеге гомуми белем бирү учреждениесен сайлаячак.
Вишневка һәм Привольный бистәләрен шәһәр белән тоташтырачак автобус маршрутын оештыру мәсьәләсе тикшерелә. Хәзер Икмәкле урамыннан алып Юмарт урамына кадәр Привольный поселогында юл ремонты һәм тротуар төзелеше тәмамланып килә, шулай ук борылма элмәкне төзекләндерү финал стадиясендә, яктырту баганаларын күчерү буенча сораулар кала. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров халык белән очрашуда хәбәр иткәнчә, машиналар йөрү өлешен киңәйтү һәм тукталыш павильоны булган борылыш мәйданчыгын төзекләндерү мәктәп автобусларын эшләтеп җибәрү һәм шәһәр автобус маршрутын Привольный бистәсенә озайту өчен кирәк.
Моннан тыш, очрашуда бистәләрдәге башка проблемалар, аерым алганда, балалар мәйданчыгы төзелеше турында фикер алыштылар. Бистәләрдә яшәүчеләр аның урнашу вариантларын тәкъдим итә ала. Шулай ук очрашуда катнашучылар бистәләрдә юлларны грейдлау мәсьәләсен дә күтәрде. Хәзерге вакытта эшләр уздыруга мохтаҗ юллар анализлана, дип хәбәр итте Совет районы хакимияте башлыгы.