Мондый карарны Казан шәһәр Думасының XIV сессиясендә депутатлар кабул итте.
Фото: Денис Гордийко
Шәһәр Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Андрей Лобов хәбәр иткәнчә, булачак мәчет региональ әһәмияткә ия объект булачак, һәм җир кишәрлегенең территориаль статусын үзгәртү инициаторы булып ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тора. 28 нче апрельдән 10 көн дәвамында әлеге мәсьәлә буенча ачык консультацияләр үткәрелде.
Җәмигъ мәчете Казансу елгасының уң як ярында урнашачак. Мәчет ким дигәндә 10 мең кешене сыйдыра алачак. Депутатларның сорауларына җавап биреп, А.Лобов хәзер Җәмигъ мәчетенең эскиз проектын эшләү буенча халыкара конкурс узуын искә төшерде. Конкурсантлар булачак мәчетнең эскизларын гына түгел, якын-тирә территорияне төзекләндерүне дә тәкъдим итәргә тиеш.
Җәмигъ мәчете Кремль һәм Киров дамбалары арасында урнашкан «Манзара» паркы белән янәшә булачак.
Алдан хәбәр ителгәнчә, 20 нче майда булачак Җәмигъ мәчете нигезенә беренче таш салыначак, ә көзен төзелеш эшләренә керешү планлаштырыла.