В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Реконструкцияләүнең икенче чираты кысаларында агачлар пергола, балалар мәйданчыклары янында тере киртә сыйфатында утыртыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче гыйнвар, Екатерина Виславская). Казанның “Черек күл” паркында 2018 елның гыйнвар аенда ылыслы агачлар утыртыла: 6 “Глаука” чәнечкеле чыршы һәм 25 гадәти чыршы. Эшләр реконструкцияләүнең икенче чираты проекты буенча башкарыла.
“Глаука” пергола һәм балалар мәйданчыгы янында, ә гадәти чыршылар амфитеатр буенда барлыкка киләчәк.
“Ылыслы агачларны утырту өчен оптималь вакыт – кыш, дип санала. Бу вакытта барлык тормыш өчен кирәкле процесслар акрыная, агачлар тынычлык халәтенә күчә, тирән йокыга тала һәм сусызлыктан интекми. Шуңа күрә алар күчереп утырту вакытында зыян күрми”, - дип аңлаталар Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
“Черек күл” паркы Ленин бакчасы белә бергә төбәк күләмендә әһәмияткә ия булган XVIII-XIX гасырларның ландшафт архитектурасы һәйкәле һәм шәһәрнең борынгы паркларыннан берсе булып тора. 2017 елның 25 декабрендә күлдә шугалак ачылды. “Черек күл” паркы “Пракларда кыш” программасына керде һәм яңа ел бәйрәмнәрендә иң популяр җәмәгать киңлекләреннән берсе булды.