Популяр спорт проекты 22-нче майда старт ала, ачылу Горький исемендәге паркта узачак.
Фото: vk.com/zf_kzn
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май, Алина Бережная). 22-нче майда Казанда «Яшел фитнес» проектының җиденче сезоны башлана. Ачылыш Горький исемендәге паркта узачак. Быел дәресләр Казанның 10 паркында һәм скверында, шулай ук ишегалларында узачак. Гомумән алганда, җәй буена республикада 600 спорт чарасы үткәрү планлаштырыла. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Яшел фитнес» проекты җитәкчесе Мурат Димитров сөйләде.
«Яшел фитнес» проекты Казанда 2015 елда старт алды. Бу вакыт эчендә 5 меңнән артык спорт чарасы узды, аларда 500 меңнән артык кеше катнашты. Бүген проект бөтен ил буйлап популярлаша бара – массакүләм тренировкалар 43 төбәктә уза. «Без көн саен тренировкалар планын формалаштырабыз, ә бу проектның эшли торган булуы турында сөйли, аның үз системасы бар, тренерлар базасы формалаштырылган, катнашучылар саны көн саен арта», – дип билгеләде Мурат Димитров.
Быел «Яшел фитнес» Казанның 10 иҗтимагый киңлеген колачлаячак: Горький исемендәге, Урицкий исемендәге парклар, «Крылья Советов», «Сосновая роща», «Черек күл» парклары, Кабан күле яр буе, «Казан» гаилә үзәге, Горк-Әмәт урманы, Комсомольское күле пляжы. Дәресләр 15 юнәлештә узачак, алар арасында йога, стретчинг, медитация, сулыш практикасы, йөгерү, темба, аэробика, гомумфизик әзерлек, цигун, сальса, реггетон һәм башкалар. «3 топ юнәлеш бар: стретчинг, йога һәм зумба. Алар күбрәк кеше җыя. Әмма без даими рәвештә яңа юнәлешләр эзлибез, популяр булган нәрсәләрне эзлибез. Мәсәлән, Санкт-Петербургта серфинг буенча күнегүләр тәкъдим иттеләр, хәзер без моның никадәр реаль һәм актуаль булуын тикшерәбез», – дип хәбәр итте проект җитәкчесе.
Быел да дәресләр ишегалларында узачак. Хәзер оештыручылар территорияләр исемлеген формалаштыра – Татарстан буенча якынча 30 ишегалды. Вариантларны казанлылар үзләре дә тәкъдим итә ала, моның өчен бер төркем кеше туплау да җитә, системалы рәвештә шөгыльләнергә әзер 30-лап кеше һәм проектны оештыручыларга хәбәр итү дә җитә.
Дәресләргә язылырга һәм булачак дәресләр турында Zelfi.ru сайтында белергә мөмкин. Мурат Димитров сүзләренчә, платформа проектны оештыручылар өчен генә түгел, ә катнашучылар өчен дә уңайлы. Дәресләр тәмамланганнан соң сайтта бәяләмәләр калдырырга мөмкин булачак, шулай ук теләге булган очракта – тренерларга чәйлек. «Платформа спорт белән мавыгучыларның санын билгеләргә, коммуникацияне җайга салырга мөмкинлек бирәчәк, мәсәлән, начар һава торышы булса, тренировкада катнашучыларга дәресләрне гамәлдән чыгару яки күчерү турында авырлыксыз хәбәр итәргә мөмкин булачак», – дип аңлатты ул. Ә күнекмәләр өчен барлык катнашучыларга күңелле бонус сыйфатында баллар өстәләчәк, шуның нәтиҗәсендә сезон тәмамланганнан соң призлар уйнатуда катнашырга мөмкин булачак.
«Яшел фитнес» проектының җиденче сезонының рәсми ачылышы 22-нче майда Горький исемендәге паркта узачак. Программада – тиктокерларның бию көрәше, спорт юнәлешләрен тәкъдир итү, тере музыкага зарядка.