Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.04.2019, 11:46

Казан Кремле диварлары янында яшел трибуналар: Меңьеллык мәйданында парадны теләге булган һәркем күрә алачак

Мәйданда Казан гарнизоны гаскәрләренең йөрүе, ИС, ИС-3 һәм Т-34 легендар танклары узуы, ретроавтомобильләр колоннасы үтүе көтелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель, Ксения Швецова). Меңьеллык мәйданы Казанда Җиңү көнен бәйрәм итүнең төп урыны булачак. Тантаналы парад һәм театральләштерелгән программаны теләге булган һәркем күрә ала, тамашачылар Казан Кремле диварлары янында урнаша алачак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов хәбәр итте.

Парад 10.00 сәгатьтә башлана, әмма шәһәрлеләрне тантаналы программага иртәрәк – 9.30 сәгатьтә килергә чакыралар. Парадка «Кремль» метро станциясе ягыннан керү иң уңайлысы булачак. «Алдан килүегезне һәм тикшерү чараларын аңлап кабул итүегезне сорыйбыз», - дип мөрәҗәгать итте шәһәр халкына А.Абзалов.

Мәйданда Казан гарнизоны гаскәрләренең йөрүе, ИС, ИС-3 һәм Т-34 легендар танклары узуы, ретроавтомобильләр колоннасы үтүе көтелә. Парадта ике меңнән артык хәрби хезмәткәр һәм хәрби училище, кадет сыйныфлары һәм юнармия курсантлары катнашачак.

Парад ахырында кунакларны концерт программасы һәм 1400 кешедән торган хореография коллективлары белән берлектә меңләгән җыелма хорның чыгышы көтә, алар «Җиңү көне» җырын башкарачак.

Шәһәрнең иҗат коллективлары катнашында Меңьеллык мәйданында концерт программасы 13.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Шунда ук көн дәвамында хәрби техника күргәзмәсе оештырылачак: танклар, бронялы тарспортер һәм Корал күчмә музеен күреп булачак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 29.04.2019
Видеорепортаж
29.04.2019 11:01
Җиңү көненә Казанда ике яңа һәйкәл һәм Дан аллеясы ачылачак
Барлык яңалыклар