В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шулай ук Апанай мәчете кибете дә яктырту белән җиһазландырылачак
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче ноябрь). Казанда «Мәрҗания» мәдрәсәсендә архитектура яктыртуы барлыкка киләчәк. Эксперт эшләрне башкару буенча уңай нәтиҗә бирде, бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау буенча дәүләт комитеты сайтында бастырылган документта хәбәр ителә.
Мәдрәсә Иске Татар бистәсендә Зәйни Солтан урамы, 6 адресы буенча урнашкан. Ул шәһәрнең иң борынгы таш мәчетләренең берсе «Әл-Мәрҗани» белән бәйле.
Архитектура идеясе буенча яктырту бинаның уникальлеген ассызыклау, аның танылуын арттыру, шулай ук статусын һәм билгеләнешен ассызыклау мөмкинлеген бирәчәк.
Моннан тыш, Апанай мәчете кибетенә дә яктырту куелачак.
Кибет шулай ук Иске Татар бистәсендә Каюм Насыйри урамы, 27 адресы буенча урнашкан.